news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда мотоцикл һәм җиңел автомобиль бәрелешкән, мотоцикл йөртүче һәлак булган

Бүген иртән Казанның Кызыл Кокшай урамындагы 164нче йорт янында кеше үлеменә китергән юл-транспорт һәлакәте булган.

Якынча мәгълүматлар буенча, бер маркетплейсның курьеры җиңел автомобильдә ишегалдына борылган вакытта мотоцикл белән бәрелешкән. Мотоцикл йөртүче алган җәрәхәтләрдән шунда ук һәлак булган. Авариянең нечкәлекләре ачыклана.

news_right_1
news_right_2
news_bot