news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда тимер юл кичүендәге авариядән соң машинистка хөкем карары чыгардылар

Казанда тимер юл кичүендәге авариядән соң машинистка хөкем карары чыгардылар
Фото: Россия Тикшерү комитетының транспортта Үзәк төбәкара тикшерү идарәсе

Казан суды 45 яшьлек тепловоз машинистын иминлек кагыйдәләрен бозган өчен ике елга колония‑поселениегә хөкем итте. Бу хакта Идел буе транспорт прокуратурасы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Фаҗига 2021 елның 12 ноябрендә була. Тикшерү ачыклаганча, җиде вагоннан торган маневр составы Казанның Мәскәү районындагы тимер юл кичүендә FAW үзбушаткычы белән бәрелешкән.

Нәтиҗәдә, тимер юл транспорты хезмәткәре һәлак булган, ә үзбушаткыч йөртүчесе авыр тән җәрәхәтләр алган. Бу авариядән килгән зыянны 12 миллион сумга бәяләделәр.

Суд тепловоз машинистының маневр эшләре вакытында кагыйдәләрне бозуын ачыклады. Составны күчергәндә ул тимер юл кичү алдында туктамаган, машиналар юклыгына инанмаган һәм FAW йөк автомобиле белән бәрелешүгә юл куйган.

Фото: Россия Тикшерү комитетының транспортта Үзәк төбәкара тикшерү идарәсе

Машинист ике елга колония‑поселениегә хөкем ителде, дип хәбәр иттеләр Россия Тикшерү комитетының транспортта Үзәк төбәкара тикшерү идарәсе матбугат хезмәтендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot