news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда икенчел базардагы фатирлар бер ел эчендә 16,5 процентка кыйммәтләнгән

Казанда икенчел базарда фатирларның уртача бәясе сентябрьдә 10,6 миллион сум тәшкил иткән. Бер ел эчендә әлеге күрсәткеч 16,5 процентка арткан. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына «Циан» онлайн-платформасының баш аналитигы Алексей Попов хәбәр итте.

Шуның белән бергә, аның сүзләренчә, торакның бер квадраты уртача 230 мең сумга төшә.

Бер үк вакытта сатыла торган фатирлар да кими. Шул рәвешле, сентябрьдә Казанның икенчел базарында сатуда 3 меңгә якын объект булган – бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 28,6 процентка азрак.

news_right_1
news_right_2
news_bot