news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда триатлон ярышлары үткәрелү сәбәпле биш автобус маршруты схемасын үзгәртә

Казанда триатлон ярышлары үткәрелү сәбәпле биш автобус маршруты схемасын үзгәртә
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Якшәмбе, 26 июльдә, Татарстан башкаласында триатлон ярышлары үткәрелү сәбәпле биш автобус маршрутының (22, 28а, 43, 54 һәм 89) хәрәкәт схемалары вакытлыча үзгәртелә. Бу хакта Казан мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Аерым алганда, 5.30-6.15 сәгатьләрдә, Батурин урамы ябылуы сәбәпле, Карл Маркс урамыннан Кремль яр буена кадәрге участокта 22, 28а һәм 89 автобуслар Кремль дамбасы, Сул як Болак, Пушкин һәм Горький урамнары аша йөриячәк. Кире юнәлештә алар Карл Маркс, Пушкин, Уң як Болак урамнары һәм Кремль дамбасы буйлап хәрәкәт итәчәк.

Фото: kzn.ru

Үз чиратында, Әмирхан проспекты һәм Сибгат Хәким урамындагы чикләүләр аркасында Миллениум күпере юнәлешендә 43 һәм 54нче автобуслар, «Чистай урамы» һәм «Сибгат Хәким урамы» тукталышларын әйләнеп үтеп, Әмирхан проспектындагы тоннель аша узачак. Кире юнәлештә алар стандарт схемалардан тайпылмыйча хәрәкәт итәчәк.

Моннан тыш 54нче автобус, Вишневский урамыннан Николай Ершов урамына чыгу юлы ябылуга бәйле рәвештә, Миллениум күпере юнәлешендә Вишневский, Шмидт, Чехов, Груздев, Бутлеров һәм Пушкин урамнары буйлап һәм алга таба маршрут буенча хәрәкәт итәчәк. Кире юнәлештә хәрәкәтнең гадәти схемасы үзгәрми.

28нче автобус көн дәвамында бөтенләй йөрмәячәк.

Фото: kzn.ru

Моннан тыш, ярышлар вакытында Николай Ершов урамындагы «М.Горький исемендәге Үзәк мәдәният һәм ял паркы» тукталышы Лев Толстой урамы юнәлешендә Вишневский урамындагы транспорт чишелеше янына күчереләчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot