news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда буран сәбәпле кайбер автобусларның хәрәкәте туктатылды

Казанда көчле кар яву сәбәпле 93, 89А һәм 36А номерлы автобуслар линиягә чыкмады. Шулай ук багана аву сәбәпле 1 нче троллейбус маршруты хәрәкәте дә туктатылды.

Моннан тыш, 40 һәм 78нче номерлы автобус маршрутлары вакытлыча кыскартылды. Бу хакта шәһәрнең Транспорт комитетында хәбәр иттеләр.

Мэрия мәгълүматлары буенча, соңгы тәүлектә шәһәрдә - айлык норманың өчтән бер өлеше, ә бер ай эчендә норманың 145 проценты күләмендә явым-төшем күзәтелгән. Казанда 9 баллы бөкеләр теркәлә.

Элегрәк синоптиклар Татарстанда алты көн эчендә айлык нормадан күбрәк явым-төшем күзәтелергә мөмкин дип кисәткән иде. Алексеевск - Әлмәт түләүле трассасы һаман да ябык кала, федераль трассаларда чикләүләр гамәлдән чыгарылды.

news_right_1
news_right_2
news_bot