news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда авария сәбәпле өч районда ут бетте

Казанның өч районында авария аркасында ут бетте.

«Татар-информ» агентлыгына Челтәр компаниясенең кайнар линиясендә хәбәр итүләренчә, Вахитов районының Щапов, Волков, Лестгафт һәм Бутлеров урамнары утсыз калган.

Яңа Савин районының Адоратский, Чуйков, Гаврилов һәм Лаврентьев урамнарында ут беткән.

Авиатөзелеш районының Обнорский, Шатура, Беломорск, Кече һәм Зур Армавир, Кубань, Максимов, Ульяна Громова, Кутузов һәм Айдаров урамнары утсыз калган.

Оператив персонал бу проблеманы хәл итү юнәлешендә эшли инде.

news_right_1
news_right_2
news_bot