news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда күп катлы йортта янгын чыккан, 5 кешене коткарганнар

Казанның Бертуган Касыймовлар урамында күп катлы йортта янгын чыккан, 5 кешене коткарганнар.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсе матбугат хезмәтендә «Татар-информ» агентлыгына хәбәр итүләренчә, Бертуган Касыймовлар урамындагы коридор тибындагы күп катлы йортта янгын чыгу турында хәбәр 0:54 сәгатьтә килгән. Бүлмәләрнең берсендә матрас һәм бизәкләү материалларына ут капкан. Урынга килгән янгын сүндерүчеләр коткару битлеге ярдәмендә 5 кешене урамга алып чыккан. Тагын 55 кеше мөстәкыйль рәвештә эвакуацияләнгән. Зыян күрүчеләр юк.

Янгынны 1:30 сәгатьтә сүндергәннәр. Ул ут төртү сәбәпле чыккан дип фаразлана.

news_right_1
news_right_2
news_bot