news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда көчле яңгырдан соң урамнарда җыелган суны суырталар

Казанда көчле яңгырдан соң урамнарда җыелган суны суырталар
Фото: Казанның Тышкы төзекләндерү комитеты

Казанда көчле яңгырдан соң урамнарда җыелган суны суырту эшләре бара, дип хәбәр итә шәһәр мэриясенең матбугат хезмәте. Бүген генә дә шәһәрдә 14 миллиметр (ун көнлек норма - 19 миллиметр) күләмендә явым-төшем күзәтелгән.

Шәһәрдә 15 авария бригадасы эшли. Алар яңгыр суы агып төшә торган рәшәткәләрне чүп-чардан чистарта һәм шуның белән суның тоткарлыксыз агып китүен тәэмин итә.

Хәзерге вакытта Җиңү Проспекты, Рихард Зорге, Габдулла Тукай, Юлиус Фучик, Академик Завойский, Подлужная урамнарында, шулай ук Танк боҗрасында, Ферма шоссесында һәм Әмирхан урамындагы 21в номерлы йорт янында җыелган суны суыртканнар.

Вазгыятькә өзлексез мониторинг алып барыла. Казанлылар су басу очраклары турында +7(843)222-92-84 телефоны буенча - «Шәһәрне төзекләндерү» диспетчерлык хезмәтенә яисә +7(843)222-7-222 телефоны буенча мэриянең колл-үзәгенә хәбәр итә ала.

news_right_1
news_right_2
news_bot