news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда һәм Түбән Кама районында миграция турындагы законны бозган 50 кешене тотканнар

Фото: ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы

Полиция хезмәткәрләре Казанда һәм Түбән Кама районында рейдлар үткәрде, аның барышында чит ил гражданнарының төп яшәү һәм эшләү урыннарын – хостелларны, тулай торакларны, базарларны, төзелешләрне, сәүдә үзәкләрен һәм кафеларны тикшерделәр. Бу хакта ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Тикшерү барышында, законсыз эшкә урнаштыруны да кертеп, миграция законнарын бозу белән бәйле 50 очрак ачыкланган. Закон бозучыларга 2-5 мең сум күләмендә штраф билгеләнгән. 14 чит ил кешесен Россиядән куу турында карар кабул ителгән.

Хәзер полиция хезмәткәрләре мигрантларны законсыз эшкә урнаштыруга юл куйган эш бирүчеләрне тикшерә. Аларга шулай ук җаваплылык яный.

news_right_1
news_right_2
news_bot