Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда һәм Иннополиста ясалма фәһем турында фильм төшерделәр
Россия онлайн-кинотеатрында «Киләчәк ясалма фәһеме» («Искусственный интеллект будущего») документаль проектының премьерасы булды. Фильм илнең 10нан артык шәһәрендә, шул исәптән Казанда һәм Иннополиста төшерелгән, дип хәбәр итә ТР Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министрлыгы.
Алынган мәгълүматларга караганда, проект Президентның мәдәни инициативалар фонды ярдәмендә булдырылган һәм Россиядә ясалма фәһемнең реаль кулланылышын күрсәтә. Сериал геройлары арасында әйдәп баручы галимнәр, тикшеренүчеләр, табиблар һәм новаторлар бар. Алар ясалма фәһемнең фантастикадан көндәлек тормышны үзгәртә торган эш алымына әверелүе турында сөйли.
Фильмның сюжеты илнең технологик эволюциясенең төп этапларын (экипажсыз «Буран» космик корабын җибәрүдән алып мәгариф, экология һәм медицинадагы заманча карарларга кадәр) колачлый. Тамашачылар нейрочелтәрләр ярдәмендә Амур юлбарыслары популяциясен ничек коткаруларын, фермалар белән идарә итүләрен һәм дрон белән дарулар китерүләрен белә алачак.
Аерым блок цифрлы иминлеккә багышланган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз