Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда һәм Чаллыда ике ир-атны янгыннан коткарганнар
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсендә ир-атларны янгыннан коткаруга бәйле ике очрак турында хәбәр иттеләр. Беренче очрак Татарстан башкаласында Восстание урамындагы 25нче йортта булган. Дүртенче каттагы фатирда әйберләргә ут капкан. Янгынның мәйданы 1 квадрат метр тәшкил иткән. Янгында 1967 елгы ир-ат зыян күргән.
«Фатирга кергәч, янгын сүндерүчеләр ярдәмгә мохтаҗ хуҗага тап булган. Зыян күрүчегә шунда ук битлек кидергәннәр, шуннан соң носилкада урамга алып чыкканнар. Тәне пешкән ир-атны Республика клиник хастаханәсенә озатканнар», - диелә хәбәрдә. Янгын саксыз тәмәке тарту аркасында чыккан.
Икенче очрак Чаллыда булган, аның сәбәбе - ут белән саксыз эш итү. Комаров урамындагы биш катлы йортның өске катындагы фатирда мебель һәм йорт кирәк-яракларына ут капкан. Янгынның мәйданы 8 квадрат метр тәшкил иткән.
«Янгын сүндерүчеләр ялкын телләре ялмап алган фатирда 1973 елгы ир-атка юлыккан. Зыян күрүчегә махсус битлек кидереп урамга алып чыкканнар һәм ашыгыч медицина ярдәме бригадасына тапшырганнар. Табиблар ир-атны Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә алып киткән», – дип белдерделәр Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз