Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанның Затонская урамында хәрәкәтне өстәмә рәвештә чиклиләр
Татарстан башкаласының Киров районындагы Затонская урамында транспорт һәм җәяүлеләр хәрәкәтен өстәмә рәвештә чиклиләр. Бу хакта Казан мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
18 августтан 31 октябрьгә кадәр машиналар йөри торган юлны – өлешчә, ә Затонская урамыннан алып Иске Аракчино урамындагы 2а номерлы бинага кадәрге участокта тротуарны тулысынча ябачаклар, дип белдерделәр шәһәрнең Тышкы төзекләндерү комитетында.
Элегрәк, 5 августтан башлап, Затонская урамыннан алып Иске Аракчино урамындагы 4нче йортка кадәр хәрәкәт шундый ук рәвештә чикләнгән иде.
Вакытлыча уңайсызлыкларның сәбәбе үзгәрмәде - ул хуҗалык-көнкүреш канализациясе үткәрү эшләре белән бәйле, дип ачыклык керттеләр шәһәр хакимиятендә.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз