news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда июль башына кадәр Голубятников урамы ябыла

Казанда июль башына кадәр Голубятников урамы ябыла
Фото: © «Татар-информ»

Татарстан башкаласында Голубятников урамында транспорт хәрәкәте ике айга диярлек чикләнә. Бу хакта Казан мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

27нче йорттан алып 25нче мәктәпкә кадәрге участок (Голубятников урамы, 31) 14 майдан 8 июльгә кадәр ябык булачак, дип аңлаттылар шәһәрнең Тышкы төзекләндерү комитетында.

Вакытлыча уңайсызлыкларның сәбәбе - квартал эчендәге җылылык челтәрләрендә ремонт эшләрен башкару, дип ачыклык керттеләр шәһәр хакимиятендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot