news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда өстәмә белем бирү оешмасы директорын ышанычны югалту сәбәпле эштән җибәрделәр

Татарстан башкаласында өстәмә белем бирү учреждениесе директорын ышанычны югалту сәбәпле эштән җибәрделәр.

ТР прокуратурасы хәбәр иткәнчә, 2020 елның мартыннан 2025 елның 10 апреленә кадәр директор хезмәткәрләргә квартал премияләрен арттырган. Шул рәвешле, 1,1 миллион сум акча урланган, аларның бер өлешен директор үз кесәсенә салган. Моннан тыш, ул танышын фиктив рәвештә эшкә урнаштырган, аннары ул акчаны директорга тапшырган. Әлеге хатын-кыз 2019 елның сентябреннән 2025 елның гыйнварына кадәр «эшләгән», ә нигезләнмәгән түләүләрнең күләме 2,4 миллион сумнан артып киткән.

«2025 елның мартында директор тагын бер танышын шул рәвешле эшкә урнаштырган, шуннан соң законсыз эшкә урнаштырган өчен аннан 21 мең сум акча алган», - дип өстәделәр прокуратурада.

Тикшерү уздырганнан соң директорны эшеннән җибәрделәр.

news_right_1
news_right_2
news_bot