news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда юл-транспорт һәлакәтендә гаепле машина йөртүчене хөкем итәчәкләр

Казанда юл-транспорт һәлакәтендә гаепле машина йөртүчене хөкем итәчәкләр. Казан-Оренбург-Боровое Матюшино юлындагы авариядә өч кеше зыян күргән.

ТР прокуратурасы хәбәр иткәнчә, тикшерүчеләр версиясе буенча, 23 гыйнварда Kia Rio автомобиленең 22 яшьлек йөртүчесе, һава шартларының катлаулы булуына да карамастан, артык зур тизлек сайлаган һәм Генерал Ерин урамында каршы як полосага чыккан. Анда ул BMW X5 автомобиле белән бәрелешкән. Нәтиҗәдә, Kia автомобиленең йөртүчесе һәм BMW машинасының 46 яшьлек пассажиры авыр тән җәрәхәтләре алган. Моннан тыш, Германия автомобилендә барган бала да зыян күргән.

Җинаять эше кузгатылган, ул судка тапшырылган инде.

news_right_1
news_right_2
news_bot