news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда 90 яшьлек җәяүлене бәрдергән машина йөртүчене хөкем итәчәкләр

Казанда яшәүче 42 яшьлек ир-ат юл йөрү кагыйдәләрен бозу турындагы маддә буенча җинаять кылуда гаепләнә. Бу хакта Татарстан Прокуратурасы хәбәр итә.

Хокук саклаучылар мәгълүматлары буенча, юл-транспорт һәлакәте 2025 елның 13 ноябрендә булган. «Лада Гранта» автомобилен идарә итүче ир-ат Казанның Восход урамы буйлап хәрәкәт иткән. Ул «Максималь тизлекне чикләү» юл билгесе таләпләрен игътибарсыз калдырган, тизлекне вакытында киметмәгән һәм 90 яшьлек җәяүлене бәрдергән. Зыян күрүче авыр тән җәрәхәтләр алган.

Җинаять эше Казанның Мәскәү районы судына тапшырылган.

news_right_1
news_right_2
news_bot