news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда автоинспекторлар йөкле хатын-кызга бала тудыру йортына барып җитәргә булышкан

ЮХИДИ экипажы Казанда яшәүче йөкле хатын-кызга бала тудыру йортына барып җитәргә ярдәм иткән.

Казан шәһәре Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр итүләренчә, 8 ноябрьдә иртән «Лада Калина» автомобиленең йөртүчесе Копылов урамында торучы ЮХИДИ экипажына мөрәҗәгать иткән. 33 яшьлек хатын-кыз тулгагы башлануы турында әйткән һәм үзен хастаханәгә кадәр озата баруларын сораган. Бу хакта кизү бүлегенә хәбәр иткәч, автоинспекторлар аның автомобилен парковкага куйган, аннары патруль машинасында аны бала тудыру йортына илткән.

Хатын-кыз автоинспекторларга ярдәм иткәннәре өчен ихлас рәхмәтләрен җиткергән.

news_right_1
news_right_2
news_bot