news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда баланы 7,3 миллион сум акча урларга мәҗбүр иткән ир-атны кулга алганнар

Казанда алдау юлы белән баланы 7,3 миллион сум акча урларга мәҗбүр иткән ир-атны кулга алганнар.

ТР прокуратурасы хәбәр иткәнчә, 28 яшьлек ир-ат алдап, янап һәм вәгъдәләр биреп, урлауның өч очрагында баланы курьер булырга мәҗбүр иткән. Аларның икесендә акча, имештер, декларация, өченчесендә «саклау» өчен урланган.

Гаепләнүче 2026 елның 24 июненә кадәр сак астына алынды.

news_right_1
news_right_2
news_bot