news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

9 Майда Казанда җәмәгать транспорты эше көчәйтелә һәм кайбер урамнарда хәрәкәт чикләнә

9 Майда Казанда җәмәгать транспорты эше көчәйтелә һәм кайбер урамнарда хәрәкәт чикләнә
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Җиңү көнендә Казанда җәмәгать транспорты көчәйтелгән режимда эшләячәк, ә берничә урамда бәйрәм чараларын әзерләү һәм уздыру белән бәйле рәвештә хәрәкәт вакытлыча чикләнәчәк. Шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Азат Абзалов эшлекле дүшәмбедә шул хакта хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, бәйрәм салютыннан соң «Энергетика университеты» тукталышында, шулай ук Ташаяк һәм Сәет- Галиев урамнары чатында халыкны автобуслар көтеп торачак. Бу Меңьеллык мәйданындагы чаралар тәмамланганнан соң шәһәр халкын һәм кунакларны тизрәк өйләренә илтергә мөмкинлек бирәчәк.

Хәрәкәтне вакытлыча чикләүләр инде парадка әзерлек көннәрендә үк кертелә башлый. Әйтик, 4 майда 16:00-22:00 сәгатьләрдә Меңьеллык мәйданында транспорт хәрәкәте чикләнә. Шундый ук чаралар 7 майда 16:00-22:00 сәгатьләрдә дә гамәлдә була – чикләүләр Чернышевский урамына кадәр Уң як Болак һәм Сул як Болак урамнарына кагылачак.

Төп чикләүләр 8 май киченнән гамәлгә керә. 8 майда 18:00 сәгатьтән 10 майда 10:00 сәгатькә кадәр Меңьеллык мәйданында хәрәкәт тулысынча ябыла. Моннан тыш, 8 майда 18:00 сәгатьтән 10 майда 03:00 сәгатькә кадәр транспорт белән Бондаренко урамына керү мөмкин булмаячак.

Чикләүләр шулай ук Үлемсез полк акциясе колоннасының хәрәкәт маршрутына һәм Зур Кызыл урамына да кагыла.

Бәйрәм салюты тәмамланганнан соң, халык күп җыелган очракта, Сибгат Хәким урамы Декабристлар урамыннан алып Бичурин урамына кадәр ике юнәлештә дә вакытлыча ябылырга мөмкин. Абзалов аңлатканча, бу тамашачылар бәйрәм мәйданчыкларыннан имин чыга алсын өчен кирәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot