news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

9 Майда Казанда парад, «Үлемсез полк» йөреше һәм бәйрәм салюты була

9 Майда Казанда парад, «Үлемсез полк» йөреше һәм бәйрәм салюты була
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Казанда Җиңү көнендә зур бәйрәм программасы планлаштырылган: шәһәрдә истәлекле чаралар, Казан гарнизоны гаскәрләре парады, «Үлемсез полк» йөреше, концертлар, патриотик акцияләр һәм Казансу акваториясе өстендә бәйрәм салюты узачак. Шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Азат Абзалов эшлекле дүшәмбедә шул хакта хәбәр итте.

Тантаналы чаралар Архангель һәм Арча зиратларына чәчәкләр салудан башлана. Җиңү паркында тантаналар Мәңгелек ут, тыл хезмәтчәннәре, аналар һәм тол хатыннар, совет солдаты һәйкәлләре янында, шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучылар хөрмәтенә куелачак мемориал урынында уза.

Бәйрәмнең төп мәйданчыгы Меңьеллык мәйданы булачак. 10:00 сәгатьтә биредә Казан гарнизоны гаскәрләренең парады башлана. Бәйрәм маршында хәрбиләр, хәрби училище курсантлары, хәрби хәрәкәтләр ветераннары һәм хәрби югары уку йортлары студентлары катнаша. Колонналар узганнан соң, мәйданда Казан һәм Татарстан халкының Җиңүгә керткән өлешенә багышланган театральләштерелгән программа тәкъдим ителә.

Көндез бәйрәм чаралары Җиңү паркында дәвам итәчәк. Биредә яшь армиячеләр һәм кадетлар катнашында югары сыйныф укучыларының традицион парады, «Җиңү фанфаралары» балалар фестиваленең гала-концерты узачак, шулай ук иҗади мастер-класслар эшләячәк.

Фото: Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Азат Абзалов презентациясе

«Үлемсез полк» йөреше көннең төп вакыйгаларыннан берсе булачак. Колоннаны формалаштыру Карл Маркс һәм Толстой урамнары чатында 12:00 сәгатьтә башлана, ә полк йөреше 15:00 сәгатьтә старт ала. Колонна Карл Маркс, Лобачевский һәм Кремль урамнары буйлап уза, акция Меңьеллык мәйданында тәмамлана.

Бәйрәм программасы шулай ук Казан Кремле территориясендә дә узачак. Биредә Кол Шәриф мәчете янында «Җиңү вальсы» акциясе була, Кыр кухнясы эшли һәм «Геройлар дивары» мемориаль стенды урнаштырыла. Кичен ишегалдында «Өйгә җиңү яулап» вокаль-хореографик спектакле күрсәтеләчәк.

Бауман урамында сугыш еллары атмосферасына һәм шәһәр предприятиеләренең Җиңүгә керткән өлешенә багышланган «Бу көнне без булдыра алганча якынайттык» тематик программасы уза.

Фото: Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Азат Абзалов презентациясе

Меңьеллык мәйданында кичке бәйрәм программасы 19:00 сәгатьтә башлана. Анда «Җырлаучы Казан» проекты кысаларында сәнгать осталары, яшьләр коллективлары һәм Казанның җыелма хоры катнаша. Бәйрәм 22:00 сәгатьтә Казансу елгасы акваториясендә салют белән тәмамлана.

Моннан тыш, Җиңүнең 81 еллыгы алдыннан Казанда патриотик акцияләр, батырлык дәресләре, хәтер вахталары һәм мәктәпләрдә, мәдәният, спорт һәм яшьләр сәясәте учреждениеләрендә бәйрәм чаралары узачак. Әйтик, 7 һәм 8 майда - «Җиңү трамвае» акциясе, ә 16 майда Чабакса торак массивында «Җиңүдән соң сугыш» хәрби-тарихи реконструкциясе оештырыла.

news_right_1
news_right_2
news_bot