news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда ике машина катнашындагы авариядән соң 67 яшьлек хатын-кыз хастаханәгә озатылган

Шаһитлар социаль челтәрләрдә Казанның Волгоград һәм Короленко урамнары чатында булган җитди юл-транспорт һәлакәте турында хәбәр итте.

Казан шәһәре Дәүләт автоинспекциясендә «Татар-информ» агентлыгына хәбәр итүләренчә, Nissan автомобиле светофорның кызыл утына чыккан һәм Peugeot машинасы белән бәрелешкән. Кагыйдә бозган автомобильнең йөртүчесен - 67 яшьлек хатын-кызны хастаханәгә алып киткәннәр.

news_right_1
news_right_2
news_bot