news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

19 майда Казанда 42 ел элек булган температура рекорды яңартылды

19 майда Казанда 42 ел элек булган температура рекорды яңартылды
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

19 майда Татарстан башкаласында 42 ел элек булган температура рекорды яңартылды, дип хәбәр иттеләр ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсендә. Бу дата өчен моннан алдагы абсолют максимум 1984 елда билгеләп үтелгән иде, ул вакытта башкалада термометрның терекөмеш баганасы +30 градуска кадәр күтәрелде.

«Казан» метеостанциясе мәгълүматлары буенча, максималь температура +31,2 градус тәшкил иткән. «Казан-Аэропорт» станциясендә әлеге күрсәткеч +30,9 градуска, ә «Казан-Сокол»да +30,3 градуска җиткән.

Бу - ай башыннан бирле инде өченче температура рекорды. 8 майда һава +29,6 градуска кадәр җылынды һәм 1996 елдагы максимумны (+29,5 градус) узып китте. 18 майда 1923 елда булган рекорд яңартылды – температура +30,3 градуска кадәр күтәрелде.

news_right_1
news_right_2
news_bot