news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда 13 пар «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медале белән бүләкләнәчәк

Казанда 13 пар «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медале белән бүләкләнәчәк
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Татарстанда 6-12 июльдә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган «Гаилә атналыгы» уза. Программага 100дән артык чара кертелгән, ә 13 парга «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медале тапшырылачак. Казанның ЗАГС идарәсе башлыгы Елена Студеникина мэриядәге аппарат киңәшмәсендә булачак вакыйгалар турында сөйләде, дип хәбәр итә Казан мэриясенең матбугат хезмәте.

Казан мэры Илсур Метшин, киңәшмәдә чыгыш ясап, гаилә җәмгыятьнең төп кыйммәтләреннән берсе булып калуын искәртте. Аның сүзләренчә, нәкъ менә гаиләдә кеше ярдәм, мәхәббәт, көч һәм энергия таба, ә балалар туу белән тормышның яңа этабы башлана.

Ул шулай ук шәһәрнең традицион гаилә кыйммәтләренә тугры калуын һәм үсеп килүче буынны алар нигезендә тәрбияләүне мөһим бурыч дип санавын билгеләп үтте.

Бәйрәм программасы 5 июльдә «Уникаль осталык үзәгендә» башланды. Казанның танылган дүрт гаиләсе проектның беренче геройлары булды.

Чистай урамындагы Кирилл чиркәве янындагы бәйрәм «Гаилә атналыгы»ның төп вакыйгасы булачак, ул 8 июльдә уза. Ул тәре йөреше, шулай ук изге Петр һәм Феврония һәйкәленә чәчәкләр салудан башланачак.

Гыйбадәтханә территориясендә декоратив-гамәли сәнгать буенча мастер-класслар, хәйрия ярминкәсе, кыр кухнясы һәм күңел ачу программасы оештырыла. Биредә шулай ук күп балалы гаиләләрне котлаячаклар.

Татарстан Милли музеенда Казанның 13 парына «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медале тапшырылачак. Моннан тыш, педагогик, мәдәни һәм хезмәт династияләрен, шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләрен билгеләп үтәргә ниятлиләр. Васильченко исемендәге скверда 20, 30 һәм 50 ел бергә яшәгән парларны хөрмәтләү тантанасы узачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot