news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«В» категориясенә кергән гражданнар Саклану министрлыгы белән контракт имзалый ала

Россия Саклану министрлыгы белән контрактны шулай ук «B» категориясенә кадәр чикле яраклы гражданнар да имзаларга мөмкин. Бу турыда Татарстан Хәрби комиссариатында хәбәр иттеләр.

«РФ Президентының «Россиядә өлешчә мобилизация игълан итү турындагы» карары нигезендә «В» категориясенә кадәр, ягъни сәламәтлеге буенча хезмәткә яраклы гражданнар да контрак төзи ала. Шикәр авыруы, эпилепсия, онкология, бронхиаль астма, туберкулез һ.б. белән авыручы затлар искәрмә булып тора. Ул исемлеккә 26 чир кергән, андый авыру гражданнар белән контракт төзелмәячәк», - дип сөйләде «Татар-информ»га Казанда контракт буенча хезмәт итүгә сайлап алу пункты офицеры Егор Горячев.

Бу исемлектә сезне кызыксындырган чирнең булып-булмавын хәрби комиссариатта яки хәрби хезмәткә сайлап алу пунктында (Казан, Аэропортовская урамы, 1/40 йорт) һәм 8 843 221 44 52 телефоны буенча белергә мөмкин.

Россия Кораллы көчләр сафларында контракт буенча хезмәт итү, премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында һәм 117 телефоны буенча белергә була. Шулай ук контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пунктына мөрәҗәгать итәргә була: Казан, Аэропортовская урамы, 1/40 йорт, телефон:8 843 221 44 52.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100