news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Калининград үсмерләрен террорчылык оешмасына ярдәм иткән өчен хөкем иттеләр

Калининградта ике үсмерне террорчылык оешмасына ярдәм иткән өчен хөкем иттеләр. Бу хакта ТАСС агентлыгы Калининград өлкәсе прокуратурасына сылтама белән хәбәр итә.

Тикшерү версиясе буенча, 2025 елның мартында ике үсмер мессенджер аша террорчылар вәкилләренә кәрәзле элемтә станцияләре, электротехник щитлар һәм өлкә хәрби комиссариаты координаталарын хәбәр иткән. Моннан тыш, у объектларның фотосурәтләрен дә җибәргәннәр.

«Суд, дәүләт гаепләүчесе позициясен исәпкә алып, хөкем ителүчеләргә 5 елга ирекләреннән мәхрүм итү рәвешендәге җәза билгеләде. Алар шуның кадәр вакытын тәрбия колониясендә үткәрәчәк», – дип хәбәр иттеләр прокуратурада.

news_right_1
news_right_2
news_bot