news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

V-IX сыйныф укучылары яңа тарих дәреслекләре буенча белем алачак

Россиянең V-IX сыйныф укучылары 2025/2026 уку елыннан яңа бердәм тарих дәреслекләре буенча шөгыльләнә башлаячак. Китаплар РФ Президенты ярдәмчесе, Россия хәрби-тарихи җәмгыяте рәисе Владимир Мединский редакциясендә әзерләнгән, аларның автордашлары – Мәскәү дәүләт халыкара мөнәсәбәтләр институты ректоры Анатолий Торкунов һәм Россия Фәннәр академиясенең Гомуми тарих институты фәнни җитәкчесе Александр Чубарьян. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

Россия мәктәпләренә 13 миллионнан артык яңа дәреслек бирелгән инде. Яңа уку елыннан V-VII сыйныфларда дәүләт дәреслекләре буенча мәҗбүри укыту башланачак. Тулы линейка V сыйныфтан IX сыйныфка кадәр барлык параллельләр өчен дә әзерләнгән.

V-VII сыйныфлар өчен дәреслекләр барлык төбәкләргә дә кайткан, ә мәктәпләр әзер булган очракта VIII-IX сыйныфлар да яңа китапларга күчә алачак.

Леднев исемендәге Укыту эчтәлеге һәм алымнары институты җитәкчесе Максим Костенко билгеләп үткәнчә, яңа басмаларның төп аермасы - аларның тарихи-мәдәни стандартка туры килүендә. Ул материалның җанлы телдә һәм мавыктыргыч итеп бирелүен искәртте.

Эксперт сүзләренчә, дәреслекләргә заманның иң актуаль вакыйгалары турындагы бүлекләр кертелгән, алар арасында махсус хәрби операция, яңа субъектларның РФ составына керүе, халыкара мөнәсәбәтләр һәм НАТОның киңәюен атап үтәргә мөмкин.

Басманың методик аппаратында аттестацияләргә нәтиҗәле әзерләнергә ярдәм итә торган төрле биремнәр бар. Костенко билгеләп үткәнчә, каты тышлык дәреслекләрне куллану вакытын озайтырга мөмкинлек бирәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot