Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Россия – Минем тарих» паркында хәрби табиблар турында күргәзмә ачылды
Бүген «Россия – Минем тарих» паркында «Коткарырга һәм кайтарырга. Бөек Җиңүнең медицина фронты» мультимедиа күргәзмәсе ачылды.
11 залда тәкъдим ителгән экспозиция төп, ләкин еш кына күләгәдә кала торган темаларның берсен - кеше гомерен һәм армиянең сугышчан сәләтен саклауда медицинаның ролен – ачып бирә. Күргәзмә эзлекле рәвештә хәрби медицина системасының төзелеше (сугыш кырында яраланудан алып эвакуация этаплары һәм тыл госпитальләрендә дәвалануга кадәр) турында сөйли.
Ул шулай ук архив материаллары, документаль хроника һәм хәрби медицинаның күренекле вәкилләре тарихлары белән танышырга мөмкинлек бирә. 70 экранда хәрби-кыр медицинасы үсешенә зур өлеш керткән Николай Пирогов, Зинаида Ермольева, Сергей Юдин һәм башка күренекле табиблар турында материаллар тәкъдим ителгән. Мәктәп укучылары һәм балалар өчен интерактив зоналар әзерләнгән, анда, мәсәлән, кыр хирургларының ничек эшләвен һәм партизан госпиталенең ничек оештырылуын белергә мөмкин.
Тимирясов исемендәге Казан инновацион университетында белем алучы Колумбия студенты София Пардо Пиньерос күргәзмә белән беренчеләрдән булып танышты.
«Бик матур, россиялеләр өчен моның бик мөһим бәйрәм икәнен беләм. Күргәзмә бик кызыклы», - диде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз