Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Самара шәһәренең тарихи мәчетендә тарихи-туган якны өйрәнү укулары узачак
15 ноябрьдә Самара шәһәренең Тарихи мәчетендә (Алексей Толстой урамы, 61) дин һәм җәмәгать эшлеклесе Мөхәммәтфатыйх Мортазинның тууына 150 ел тулуга багышланган тарихи-туган якны өйрәнү укулары узачак. Чара - 9.30 сәгатьтә, катнашучыларны теркәү 09.00 сәгатьтә башлана. Бу хакта «Самар татарлары» сайты хәбәр итә.
Чара истәлекле датага — Казан урамындагы мәчет имамы (хәзерге Самара Тарихи мәчете), Россия империясендә татар телендәге беренче икътисади журналга («Икътисад», нәшер ителгән еллары: 1908-1913) нигез салучы һәм аның мөхәррире, Самара кредит җәмгыяте әгъзасы, шәһәрдә рус телендә чыккан газеталарның штаттан тыш хәбәрчесе, революциядән соң, 1919-1929 елларда Самара университеты каршындагы Археология, тарих, этнография һәм табигать белеме җәмгыяте әгъзасы Мөхәммәтфатыйх Мортазинның (1875-1938) тууына 150 ел тулуга багышлап үткәрелә.
Укулар программасында мәчет буйлап экскурсия, «XX гасыр башы Самара мөселманнарының көнкүреше» экспозициясе белән танышу, Самара Идел буе тарихын өйрәнүчеләрнең М.Ф.Мортазинның тормышы һәм эшчәнлеге, 1391 елда Кондырча елгасында Алтын Урда ханы Туктамыш һәм Аксак Тимер гаскәрләре арасындагы сугыш, татарларның совет чорында крайның икътисади үсешенә керткән өлеше, совет чорында шәһәрдәге мөселман тормышы, төбәкнең төрки-татар топонимикасы турында (һ.б.) чыгышлар каралган.
Чара татар милли ризыклары тәкъдим ителгән чәй мәҗлесе белән тәмамланачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз