news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мурманскиның Ислам үзәгендә мөселман җәмгыяте әгъзалары белән очрашу узды

Россия мөселманнары Дини җыены составындагы ислам үзәге рәисе, имам-хатыйб Магомед хәзрәт Магомедов Мурманск шәһәре мөселманнары белән очрашты һәм җомга намазы үткәрде. Бу хакта Россия мөселманнары Дини җыены Үзәкләштерелгән дини оешмасы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Җомга вәгазе - җомга намазының бер өлеше генә түгел. Ул - көндәлек ыгы-зыгыда туктап тын алу, Аллаһы Тәгаләне искә төшерү һәм үз тормышың турында уйлану мөмкинлеге дә.

Хәзрәт үз вәгазендә югары әхлакый кыйммәтләрнең мөһимлегенә, төрле милләт кешеләре арасында ихтирамлы мөнәсәбәткә һәм иҗтимагый татулыкны ныгытуга аерым басым ясады. Магомед хәзрәт үз чыгышында Россия җәмгыятендә гармония һәм бердәмлекне саклауда дин тотучыларның роленә аерым игътибар бирде.

news_right_1
news_right_2
news_bot