news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Иранда АКШ һәм Израиль һөҗүменнән соң алты айлык бала һәлак булган

АКШ һәм Израильнең Иранда торак йортка иртәнге һөҗүме вакытында 6 кеше, шул исәптән 6 айлык сабый һәлак булган. Бу хакта Fars агентлыгы хәбәр итә.

Аларның барысы да Иранның көнбатышындагы Эйван шәһәрендә яшәгән бер гаилә әгъзалары булган.

Бу Израиль һәм АКШ һөҗүмнәреннән соң тыныч халык һәм балалар үлеменә бәйле беренче генә очрак түгел — низагның беренче көнендә Минаб шәһәрендәге мәктәпкә һөҗүм иткәннән соң 170 кеше һәлак булган иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot