news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Иннополиста балалар бакчасы һәм боз аренасы булган яңа микрорайон төзеләчәк

Иннополиста балалар бакчасы һәм боз аренасы булган яңа микрорайон төзеләчәк
Иннополистагы микрорайоннарның берсе
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Иннополиста күп фатирлы торак йортлар, боз аренасы һәм балалар бакчасы булган яңа микрорайон төзергә ниятлиләр. Территорияне планлаштыру проектын әзерләү турындагы боерыкны Татарстан Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы имзалаган.

Микрорайонны хәзерге вакытта төзелеш алып барылмый торган Спорт урамыннан төньяк-көнбатыштагы участокта һәм М7 «Волга» – Введенский Бистәсе юлыннан көнчыгыштарак сафка бастыру күздә тотыла.

Күп фатирлы йортлардан тыш, биредә балалар бакчасы, күп катлы паркинг, боз аренасы һәм инженерлык инфраструктурасы объектлары барлыкка килергә тиеш.

Эшләрне башкаручы итеп ТР Пространстволы планлаштыру институты билгеләнгән. Финанслар республика бюджетыннан бүлеп биреләчәк.

Территорияне планлаштыру проекты (һәм беренче проект кысаларында аны ызанлау проекты) 2026 елның дүртенче кварталына әзер булырга тиеш.

news_right_1
news_right_2
news_bot