Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Дәүләт торак инспекциясендә Чаллыдагы күп катлы йортта газ шартлауның сәбәбен аңлаттылар
ТР Дәүләт торак инспекциясендә «Татар-информ» агентлыгына Чаллыдагы 11/09 йортта газ шартлауның якынча сәбәпләрен атадылар.
«Шартлауның сәбәбе - икенче каттагы фатирда газ белән саксыз эш итү. Фатир хуҗабикәсе газ плитәсенең духовкалы шкафын ачык калдырган, ә аннары тәмәке кабызган, бу җыелган газның детонациясенә китергән, дип фаразлана», - дип белдерделәр ТР Дәүләт торак инспекциясендә агентлыкка.
Фото: © ТР Дәүләт торак инспекциясе матбугат хезмәте
Инспекциядә ачыклык кертүләренчә, бу йортта газ җиһазларына техник хезмәт күрсәтү 2026 елның 18 июнендә уздырылган. Дәүләт торак инспекциясе әлеге факт буенча тикшерү башлады. Белгечләр газ җиһазын эксплуатацияләүдә яки аңа техник хезмәт күрсәтүне үткәрүдә нинди дә булса хилафлыклар булганмы-юкмы икәнен ачыклый.
Искәртеп үтәбез, гадәттән тыш хәл нәтиҗәсендә ике кеше зыян күрде – фатирда яшәүче 50 яшьлек хатын-кыз, шулай ук аңа ярдәмгә килгән ЮХИДИ хезмәткәре. Прокуратура гадәттән тыш хәл факты буенча тикшерү башлады. Подъездда газ белән тәэмин итүне туктаттылар. Чаллы мэры Наил Мәһдиев биш катлы йортта булды һәм подъезд конструкцияләренә җимерелү куркынычы янамавына инанды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз