Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Дәүләт Думасында пенсияләр цифрлы рубльгә мәҗбүри күчерелмәячәк дип ышандырдылар
Россия пенсионерлары пенсияләрен акчалата яки картага алуны дәвам итәчәк, пенсияләрне цифрлы рубльгә мәҗбүри күчерү күздә тотылмый. Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты рәисе Ярослав Нилов шулай дип белдерде. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.
«Пенсионерларга бу аларга турыдан-туры кагылыр һәм цифрлы рубльләр белән иртәгә нәрсә эшләргә белмәячәкбез, ниндидер криптоактив һәм криптовалюталарны алу өчен кая барырга дип борчылырга кирәкми», - дип искәртте парламентарий.
«Алар пенсияләрен ничек алса (акчалата яки картага), шулай алуларын дәвам итәчәк», – дип өстәде Нилов.
Шул ук вакытта депутат искәрткәнчә, әлегә цифрлы рубльдә барлык түләүләр эксперимент рәвешендә үткәрелә. Аның фикеренчә, бу өлкәдә бернинди глобаль үзгәрешләр дә булмаячак.
Цифрлы рубль - Россия валютасының цифрлы формасы ул. Быелның сентябрендә РФ Казначылыгы цифрлы рубльдә беренче хезмәт хакын түләде. 2026 елның 1 гыйнварыннан Россия Казначылыгы һәм Банкы цифрлы рубль счеты белән операцияләр үткәрү мөмкинлеген тәэмин итәчәк. Шуннан соң аның ярдәмендә бюджет системасында акча күчерү һәм федераль бюджет акчалары исәбеннән төрле түләүләр башкарырга мөмкин булачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз