news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Дәүләт Думасында фатирда асрарга мөмкин булган этләр һәм мәчеләр санын чикләргә телиләр

Дәүләт Думасына торак биналарда асрарга мөмкин булган йорт хайваннары санына норматив билгели торган закон проекты тапшырылачак. Закон проектының инициаторы - Дәүләт Думасының гаиләне яклау, ата, ана һәм балалар мәсьәләләре комитеты әгъзасы Евгений Марченко. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.

Документ нигезендә, «Хайваннарга карата җаваплы мөнәсәбәт һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында»гы законга үзгәрешләр кертергә тәкъдим ителә. Проектта билгеләнгәнчә, торакның һәр 18 квадрат метрына бердән артык эт һәм бердән күбрәк мәче туры килергә тиеш түгел.

Алар балалаган очракта гына (көчекләр яки песи балалары алты айга җиткәнче) әлеге лимитны вакытлыча арттырырга рөхсәт ителә.

Аңлатма язуында билгеләп үтелгәнчә, хәзер гамәлдә булган законнар фатирларда йорт хайваннары санына лимит билгеләми. Инициатива авторлары сүзләренчә, кайбер кешеләр үз фатирларында 15-20 хайван асрый, ә бу еш кына антисанитариягә һәм санитар-эпидемиологик нормаларны бозуга китерә.

news_right_1
news_right_2
news_bot