Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Дәүләт Думасында 2026 елда балалы гаиләләргә каралган түләүләр турында сөйләделәр
2026 елда балалы гаиләләргә айлык түләүләр күләме, гаиләнең кеременә һәм мохтаҗлыгына карап, 9,2-18,4 мең сум тәшкил итәчәк. Бу хакта РИА Новости агентлыгы Дәүләт Думасы депутаты Алексей Говыринга («Бердәм Россия» партиясе) сылтама белән хәбәр.
«Балага айлык пособие яшәү минимумының 50 процентын түләгәндә - 9 185 сум, 75 процентын - 13 778 сум һәм 100 процентын түләгәндә 18 371 сум тәшкил итәчәк», - диде Говырин.
Депутат билгеләп үткәнчә, 17 яшькә кадәр балалары булган гаиләләргә айлык түләүләр яшәү минимумыннан чыгып исәпләнәчәк, ул 2026 елда җан башына 18,9 мең сумга кадәр арта. Агентлык әңгәмәдәше сүзләренчә, балалар өчен бу күрсәткеч - 18,4 мең, эшкә сәләтле гражданнар өчен 20,6 мең сум тәшкил итәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз