news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Дәүләт Думасында мәктәп педагогларын мыскыллаган өчен штраф салырга тәкъдим иттеләр

Сергей Миронов җитәкчелегендәге депутатлар төркеме мәктәп педагогларын мыскыл иткән өчен штрафлар кертү инициативасы белән чыкты. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

«Төп максат – гаеплеләргә җәза бирү түгел, ә конфликтлы хәл барлыкка килүне булдырмау», – дип искәртте Миронов.

Ул гамәлдәге Россия кануннарында хакимият вәкилен мыскыл иткән өчен җаваплылык каралуына игътибар юнәлтте, әмма педагогларга карата шундый ук нормалар юк. Шул ук вакытта, кайбер яшүсмерләр белә торып педагогларны конфликтлы хәлләргә этәрә, аерым эпизодларны видеога төшерә һәм аларны укытучыны гаепле итеп калдыру максаты белән интернетта урнаштыра.

«Кешеләр мөһим дәүләт бурычын үти, әмма дәүләт тарафыннан бернинди яклау тоймый», - дип нәтиҗә ясады депутат.

news_right_1
news_right_2
news_bot