news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Дәүләт Думасында фатирда ничә мәче һәм эт асрарга мөмкин икәнен аңлаттылар

Дәүләт Думасында фатирда ничә мәче һәм эт асрарга мөмкин икәнен аңлаттылар
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Федераль законнарда фатирда асрый торган мәчеләр һәм этләр санына карата чикләүләр билгеләнмәгән. Дәүләт Думасының гражданнарның торак хокукларын тәэмин итү комиссиясе рәисе урынбасары Александр Якубовский шул хакта хәбәр итте.

«Бүген хуҗа кеше хайваннарны асрау өчен тиешле шартлар тудырырга, санитар-эпидемиологик һәм ветеринария таләпләрен үтәргә, шулай ук күршеләрнең хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен исәпкә алырга бурычлы», – диде депутат РИА Новости агентлыгы белән әңгәмәсендә.

Ул ачыклык керткәнчә, берничә йорт хайваны асрау закон бозу булып саналмый. Шул ук вакытта, аларны асрау иминлеккә куркыныч тудырырга, санитария таләпләрен яки йортта яшәүчеләрнең тынычлыгын бозарга тиеш түгел.

Якубовский шулай ук төбәкләрнең йорт хайваннарын асрауга карата өстәмә таләпләр кертә алуын искәртте. Билгеләнгән кагыйдәләрне үтәмәгән өчен административ җаваплылык каралган.

news_right_1
news_right_2
news_bot