news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Дәүләт Думасында 2026 елның кайсы аенда эш көннәре иң аз булачагын искәрттеләр

2026 елда Россиядә иң аз эш көннәре гыйнвар аенда булачак. Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты әгъзасы Светлана Бессараб шулай дип белдерде, дип хәбәр итә РИА Новости агентлыгы.

«Иң аз эш көннәре гыйнвар аенда булачак, чөнки Яңа елда 12 гыйнварда гына эшкә чыгабыз, ә гыйнварда эш көннәре саны нибары 15 көн тәшкил итәчәк», – дип аңлатты парламентарий.

Киләсе елда россиялеләрне барлыгы 247 эш көне, 118 ял һәм бәйрәм көн көтә. Депутат сүзләренчә, 28 көнлек түләүле ялны исәпкә алып, РФ халкы ял итүгә караганда 101 көн генә күбрәк эшләячәк.

Бессараб шулай ук яллар графигының ел тәмамланганчы ике атнадан да соңга калмыйча формалашуын искәртте.

Төбәкләрдә җитештерү календарьлары гомумроссия календареннан аерылырга мөмкин, чөнки Федерация субъектларының үз бәйрәм көннәре бар. Элегрәк «Татар-информ» агентлыгы быел ноябрь аенда татарстанлыларны кыска эш атнасы көтүе хакында хәбәр иткән иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot