Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Башкортстанның Күмертау шәһәрендә үзешчән рәссам Сәлим Кәримовның күргәзмәсе ачылды
Башкортстанның Күмертау шәһәрендә җирле рәссам Сәлим Кәримов картиналарыннан торган күргәзмә ачылды. Шәһәр хакимияте башлыгы Олег Астахов хәбәр иткәнчә, күргәзмә шәһәр халкында соклану хисләре уяткан. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы яза.
Үзешчән рәссам тормыш чынбарлыгы сурәтләнгән картиналар иҗат итә. Сәлим Госман улының эшләре Күмертау тарих-туган якны өйрәнү музеенда тәкъдим ителгән.
«Бүген сәнгать әсәрләрен үз күзләрең белән күрү генә түгел, рәссамның үзе белән аралашу мөмкинлеге дә туды. Сәлим Госман улы төрле сюжетларга картиналар иҗат итә, яраткан эше белән инде күп еллар шөгыльләнә. Аның һәр полотносы - пумала очында җанланган хикәяләр, - дип билгеләп үтте муниципалитет башлыгы. - Бер картинаны һичшиксез сатып алачакмын».
Сәлим Кәримов картиналарыннан торган күргәзмә ноябрь ахырына кадәр эшләячәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз