news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кече үлчәмле суднолар навигациясе башлану датасы билгеле булды

Татарстанда кече суднолар навигациясе 25 апрельдә башланып, 1 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсенең су объектларында кешеләр иминлеге бүлеге башлыгы Регина Гаязова «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.

«Кечкенә елгаларда язгы ташу суларының кимү процессы, сусаклагычлардагы кебек үк, төгәлләнү этабында. Судно йөртүчеләргә шуны истә тотарга кирәк: кар сулары белән бергә сулыкларга бүрәнәләр һәм башка куркыныч объектлар да агып килде», - дип сөйләде Регина Гаязова.

news_right_1
news_right_2
news_bot