Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Думада минималь пенсияне хезмәткә түләүнең минималь күләменә тигезләргә тәкъдим иттеләр
«Гадел Россия» партиясе лидеры, Дума фракциясе башлыгы Сергей Миронов пенсионерның яшәү минимумы урынына минималь хезмәт хакы күләме нигезендә пенсионерларны матди тәэмин итүнең минималь дәрәҗәсен билгеләргә тәкъдим итте, дип яза РИА Новости агентлыгы. Әлеге мәсьәлә буенча закон проекты парламент палатасы каравына дүшәмбе көнне тапшырылачак.
Проектка аңлатма язуында пенсионерның яшәү минимумының төбәк күрсәткечен бөтен ил өчен бердәм булган хезмәткә түләүнең минималь күләме федераль күрсәткеченә алыштырырга тәкъдим ителә. Хәзер эшләмәүче пенсионерларга бюджеттан төбәктә билгеләнгән яшәү минимумы дәрәҗәсенә кадәр өстәп түлиләр. 2026 елның 1 гыйнварыннан пенсионерлар өчен федераль яшәү минимумы аена 16 288 сум тәшкил итә.
Төбәктә яшәү минимумы гомумроссиянекеннән югарырак, ә пенсионерның керемнәре төбәк минимумыннан түбәнрәк булса, региональ өстәмә түләү билгеләнә. Проект документларында билгеләп үтелгәнчә, закон проекты социаль гаделлек принципларын ныгытуга юнәлдерелгән.
Миронов агентлыкка аңлатканча, әгәр пенсионер 15 мең сум ала икән, ә яшәү минимумы18 мең сум булса, Социаль фонд 3 мең сум күләмендә өстәмә түләү билгели. Проектта төбәк яшәү минимумы урынына 27 мең сум күләмендәге бердәм федераль минималь хезмәт хакыннан файдаланырга тәкъдим ителә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз