Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Думада күп балалы әтиләргә «Балалар тәрбияләгән өчен» бүләген булдырырга тәкъдим иттеләр
«Гадел Россия» партиясе лидеры, Дума фракциясе башлыгы Сергей Миронов өч һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләгән әтиләр өчен, «Герой-Ана» исеменә тәңгәл китереп, «Балалар тәрбияләгән өчен» дәүләт бүләген гамәлгә куярга тәкъдим итте. Ул РИА Новости агентлыгына шулай дип белдерде.
Аның сүзләренчә, бала тәрбияләүдә әтиләрнең керткән өлеше аналарныкыннан ким түгел, ә нык гаилә ике җилкәдә тора. Сүз федераль дәрәҗәдәге бүләк турында бара, ул өч һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләгән, аларга белем биргән һәм әхлакый үсешен тәэмин иткән ир-атларга тапшырылачак. Парламентарий мондый чара күп балалы гаиләнең абруен күтәрәчәк дип ышана.
Миронов искәткәнчә, «Герой-Ана» исеме 2022 елда Президент указы белән торгызылды, һәм хәзер киләсе адымны ясарга - әтиләр бүләген закон нигезендә ныгытырга вакыт җитте. Бу җәмгыятьтә гаилә һәм балаларны тәрбияләү төп тормыш өстенлекләре булып торган уңышлы әти образы формалашуга ярдәм итәчәк. Өч, дүрт, биш бала тәрбияләгән ир-ат – чын герой, һәм ил сугыш кырында гына түгел, тыныч тормышта да үз геройларын белергә тиеш, дип нәтиҗә ясады ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз