Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Гайанада 116 пассажир утырган паром һәлакәткә юлыккан
Көньяк Америка иле - Гайанада116 пассажир утырган паром һәлакәткә очраган. Бу хакта ТАСС агентлыгы илнең Иҗтимагый эшләр министрлыгына сылтама белән хәбәр итә.
Якынча мәгълүматлар буенча, гадәттән тыш хәл турында хәбәр килгәндә, судно Джорджтаун - Порт-Кайтума маршруты буенча хәрәкәт иткән. Борттагылар сигнал ракеталары кабызганнан соң паромны тапканнар. Хәзерге вакытта коткару операциясе бара.
«Әлегә 53 кеше коткарылган», - дип белдерделәр Гайананың Иҗтимагый эшләр министрлыгында
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз