news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

ЮХИДИ инспекциясендә Казанның Парин урамындагы авариянең нечкәлекләре турында сөйләделәр

ЮХИДИ инспекциясендә Казанда булган авариянең нечкәлекләре турында сөйләделәр.

Элегрәк Парин урамында җиңел машинаның баганага бәрелүе хакында хәбәр ителгән иде. Шаһитлар әйтүенчә, машина йөртүчене автомобильдән чыгарган вакытта ул аңсыз булган.

Казан шәһәре Дәүләт автоинспекциясе матбугат хезмәтендә «Татар-информ» агентлыгына белдерүләренчә, юл-транспорт һәлакәтенә машина йөртүченең хәле начараю сәбәпче булган. Ир-атның өянәге башланган һәм ул идарәне югалткан.

Юл-транспорт һәлакәтендә аның баш мие селкенгән һәм башы җәрәхәтләнгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot