news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Буран якынлашу сәбәпле, Дәүләт автоинспекциясендә торак пункттан читкә чыкмаска чакыралар

Республикага якынлашып килгән буран сәбәпле, Татарстан Дәүләт автоинспекциясендә машина йөртүчеләрне торак пунктлардан читкә чыкмаска чакырдылар.

Шулай ук шәхси автомобильләрдән файдаланмаска киңәш ителә.

Искәртеп үтәбез, синоптиклар фаразлавынча, 20 февральдә Татарстанда кар, буран, җилнең тизлеге секундына 18 метрга кадәр җитүе һәм көчле бозлавык көтелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot