Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Дәүләт автоинспекциясе бүген һәм иртәгә буран вакытында юлларда сак булырга чакырды
Дәүләт автоинспекциясендә буран турында кисәттеләр һәм юлларда сак булырга кирәклеген искәрттеләр.
Татарстан Дәүләт автоинспекциясендә тизлекне киметергә, интервалны һәм дистанцияне арттырырга, кискен маневрлар ясамаска, шулай ук күрү мөмкинлеген яхшырту өчен фаралар кулланырга өндәделәр. Моннан тыш, машинаның төзеклеген тикшерергә, иминлек каешын эләктерергә һәм юл шартлары таләп иткән очракта кышкы тәгәрмәчтә йөрергә киңәш ителә.
Үз чиратында, җәяүлеләргә күз күреме чикләнгән һәм юлларда бозлавык барлыкка килгәндә игътибарлы булырга, киемдә яктылыкны кире кайтара торган элементлар кулланырга һәм билгеләнгән урыннарда гына юл аша чыгарга кирәк.
«Гадәттән тыш хәл килеп чыкканда яки юлда ярдәм кирәк булганда, кичекмәстән 8 (843) 5-333-888 телефоны буенча Дәүләт автоинспекциясенә мөрәҗәгать итегез», – дип белдерделәр Татарстан Дәүләт автоинспекциясендә.
ЮХИДИ хезмәткәрләре көчәйтелгән режимда эшләячәк һәм штаттан тыш хәлләр килеп чыккан очракта ярдәм итәчәк.
Искәртеп үтәбез, бүген һәм иртәгә Татарстанда җепшек кар, бозлавык һәм томан көтелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз