news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Дәүләт автоинспекциясе: Бу ялларда буран сәбәпле хәрәкәт чикләнергә мөмкин

Дәүләт автоинспекциясендә бу ялларда Татарстанда һава торышы начараю сәбәпле машиналар хәрәкәте чикләнергә мөмкин дип кисәттеләр.

Машина йөртүчеләргә бу көннәрдә шәһәрдән читкә чыкмаска һәм шәхси транспорттан файдаланмаска киңәш итәләр.

Искәртеп үтәбез, 7 һәм 8 февральдә синоптиклар көчле кар һәм буран вәгъдә итә, буран вакытында күз күреме 1000 метрга кадәр начарая. Юлларда кар көртләре һәм бозлавык барлыкка киләчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot