Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рульдә барганда телефон кулланган өчен җәзану катгыйландыру турындагы хәбәр дөрес түгел
Рульдә барганда телефон кулланган өчен җәзаны катгыйландыру турындагы мәгълүмат дөреслеккә туры килми. Бу хакта Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә.
«Гаммәви мәгълүмат чараларында, интернет челтәрендә һәм социаль челтәрләрдә таратыла торган, янәсе, 1 июльдән машина йөртүчеләргә карата юл хәрәкәте иминлеге өлкәсендәге законнарны бозган өчен җаваплылыкның көчәйтелүе (шул исәптән рульдә барганда телефон куллану һәм автомобиль пыялаларының яктылык үткәрүчәнлеген тикшерү процедурасын үзгәртү өлешендә дә) турындагы мәгълүмат дөреслеккә туры килми», – диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз