news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

40 гаилә «Гаилә тарихында гасырлар кайтавазы» фестиваленең муниципаль этабы финалына үтте

40 гаилә «Гаилә тарихында гасырлар кайтавазы» фестиваленең муниципаль этабы финалына үтте
Фото: ТР Архив эше буенча дәүләт комитеты матбугат хезмәте

Татарстанда «Гаилә тарихында гасырлар кайтавазы – Тарихта без эзлебез» шәҗәрә фестиваленең муниципаль этабы узды. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР Архив эше буенча дәүләт комитеты матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Быел фестивальгә республиканың 36 муниципаль районыннан, Чаллы һәм Казаннан 148 гаилә җыелды. Һәр гаилә, ата-бабалары турындагы истәлекне саклап һәм буыннар элемтәсен ныгытып, үзенә күрә уникаль тарих тәкъдим итте», - дип белдерделәр матбугат хезмәтендә.

Фото: ТР Архив эше буенча дәүләт комитеты матбугат хезмәте

Муниципаль этап нәтиҗәләре буенча 40 җиңүче гаилә билгеләнде, алар алдагы зона этабында үз районнары исеменнән чыгыш ясаячак. Чара «Татарстан архив эшен үстерү» ТР Дәүләт программасы нигезендә оештырылган һәм 2019 елдан бирле ТР Архив эше буенча дәүләт комитеты тарафыннан үткәрелә.

Бу вакыт эчендә шәҗәрә фестивале тарихи хәтерне, милли гореф-гадәтләрне саклауга һәм гаилә кыйммәтләрен ныгытуга ярдәм итә торган Татарстанның мөһим мәдәни традициясенә әверелде. Чараны оештыру һәм уздыру «Гаилә» илкүләм проекты максатларына ирешүгә ярдәм итә.

news_right_1
news_right_2
news_bot