Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Бу сезонда Татарстанда 2,5 миллион кешегә гриппка каршы прививка ясарга ниятлиләр
Татарстанда 2,5 миллион кешегә гриппка каршы прививка ясарга ниятлиләр. Кулланучыларның хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина бүген «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә июль аендагы санитар-эпидемиологик вазгыять турында сөйләде.
«Кискен вируслы һәм респиратор инфекцияләр сезоны якынлаша, ул сентябрь аенда башлана. Әлегә вазгыять хәзерге вакыт өчен хас. Атна саен 4,5 меңгә якын очрак теркәлә. Әлегә грипп очрамады, әмма халыкка вакцина ясауны бүген үк кайгыртырга кирәк», - дип белдерде ул.
Любовь Авдонина әйтүенчә, республикада 2,5 миллион кешегә вакцина ясау планлаштырыла.
«Коллективта инфекция таралмасын өчен, һәр эш бирүче хезмәткәрләрнең 70 процентны вакцинация узуын кайгыртырга тиеш», – диде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз